Традиция буенча ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә иң җылы һәм мәрхәмәтле бәйрәм - Әниләр көне билгеләп үтелә. 24 ноябрь көнне Ике басу Арташ мәдәният йортында Сабабаш, Туктар, Өч Нарат һәм Ике Басу Арташ авыл китапханәсе клублары белән берлектә «Әнием тылы кочагым»дигән бәйрәм концерты узды. Бәйрәм программасы якты, кызыклы һәм төрле иде.Югарыда күрсәтелгән мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре хореограф Гөлнар Илдар кызы Газизуллина катнашында музыкаль һәм бию чыгышларыннан алып театр сәхнәләренә кадәр бик яхшы концерт номерлары әзерләгәннәр. Мәхәббәт һәм ана булу турындагы күңелгә үтеп керерлек җырлар тамашачылардан беркемне дә битараф калдырмады,һәр башкарылган концерт номеры алкышларга күмелде. Бүгенге концерт концертка килгән барлык әниләр өчен чын бүләк булды. Арташ авыл җирлеге башлыгы Мөхәрләмов Рөстәм Илсур улы сәламләү сүзе белән чыгыш ясап,барлык аналарга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Концертка әниләр, Фәттахова Гөлчәрә апа, Кәримова Нәкыя апа чакырылган иде, аларның уллары - СВО солдатлары. Бүләкләр тапшырылды.