"Бердәмлектә-көч!» уен

2024 елның 4 ноябре, дүшәмбе

Көзге каникуллар-иҗади фантазияләрне һәм талантларны тормышка ашыру өчен иң яхшы вакыт. Бу чара күңел ачуга гына түгел, яңалык белергә, нәрсәгәдер өйрәнергә, яңа танышлар һәм дуслар табарга мөмкинлек бирүгә дә юнәлдерелгән. 4 ноябрь көнне  Ике басу Арташның мәдәният йорты хезмәткәрләре

"Бердәмлектә-көч!»дигән уен уздырды. Уен башланыр алдыннан катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, авыр вакытларда рус халкының берләшүе, Минин һәм Пожарский турында сөйләделәр. Уенчыларга сорау һәм җавапларның берничә варианты тәкъдим ителде. Дөрес җавап өчен йолдызчыклар алдылар. Барлык катнашучылар да җиңүче дип аталу хокукы өчен дәртләнеп көрәштеләр! Чара күңелле узды, балалар үзләренең белемнәрен арттырдылар, үз мөмкинлекләренә ышанычларын ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International