«Без бердәм булганда – без җиңелмәс! " дигән квест – уен

2024 елның 6 ноябре, чәршәмбе

4 ноябрьдә бөтен Россия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу үзара аңлашу һәм бердәмлек бәйрәме. 5 ноябрь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Без бердәм булганда – без җиңелмәс! " дигән квест – уен үткәрделәр. Әлеге чара ватанпәрвәрлек хисе, Ватан тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Уен башында балалар Русьның тарихи үткәненә виртуаль экскурсия ясадылар, Халыклар бердәмлеге бәйрәменең барлыкка килүенә сәбәп булган 1612 ел вакыйгалары белән таныштылар. Аннары квестта катнашучылар станцияләр буйлап сәяхәтләрен башладылар. "Интеллектуаль" станциясендә балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, «Музыкаль» станциясендә командаларга җыр җырларга кирәк иде, төшереп калдырылган сүзләрне Россия Федерациясе гимнына салдылар. «Халыклар» станциясендә «Халыклар бердәмлеге көне» бәйрәменә багышланган кроссвордны чиштеләр, рус халык мәкальләрен аңлаттылар. Соңгы «Патриотическая» станцияләренең берсендә балалар бер-берсенә ничек ярдәм итә алуларын, бердәм һәм чын-чынлап дус коллектив була алуларын күрсәттеләр. Халык уеннарын искә төшердек. Барысы да булдырдлары! Дуслык җиңде! Балалар барлык станцияләрне үтеп, бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү – уңышның мөһим өлеше икәнлеген аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International