Көз рәссамнар, музыкантлар, шагыйрьләр өчен чиксез илһам чыганагы булып тора. 29 октябрь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре Пушкин картасы буенча «Көзне ясыйбыз» дигән мастер –класс үткәрделәр.Чарада сәнгать җитәкчесе «сулы» техникада пейзажны ничек ясарга икәнен күрсәтте. Эш башланыр алдыннан кәгазьне тигез итеп су белән чылаталар. Су сеңеп, бераз кипкәч, ясый башлыйлар.Буяу сылаулары, дымлы өслеккә ятканда, тарала, бер-берсе белән кушыла, салмак күчешләр барлыкка китерә. Шулай итеп йомшаклыкка, һавалылыкка ирешергә мөмкин. Чарада музыка бик яхшы ярдәмче фонга әверелде. Мастер-класс дәвамында классик әсәрләр яңгырады: А.Вивальди – «Ел фасыллары: көз»; П. И. Чайковскийның «Ел фасыллары: Сентябрь».Акварель рәсем сәнгате техникасында башкарылган көзге пейзаж интерьер бизәге булачак.