«Убырлыда кунакта» уен программасы

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

25 октябрь көнне Иштуган авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен «Убырлыда кунакта» уен программасы үткәрде. Убырлы карчык үзенең сеңлесе Убыр белән балаларны үзләренә кунакка чакырды. Иске традиция буенча  аларга табышмаклар әйттеләр, алар белән уеннар уйнадылар һәм конкурслар үткәрделәр. Тагын Убырлы карчыклар балаларга яшерен лабораторияне күрсәттеләр, анда кайвакыт алар сихерлиләр. Балалар  «Тылсымлы йомгак тап», «Пәрәвез» кебек төрле уеннар уйнадылар, иске әкиятләрне искә төшерделәр. Чара азагында Убырлы карчык үзенең яңа дусларына татлы бүләкләр бүләк итте, ә балалар әкият геройларына ешрак кунакка килергә вәгъдә иттеләр, чөнки моның өчен яхшы, игелекле рус әкиятләре китабын ачарга гына кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International