«Йоннан рәсем ясау» мастер-класс

2024 елның 25 октябре, җомга

100 ел элек барлыкка килгән йон акварель хәзерге вакытта бик популяр булып киткән-ул тәҗрибәле осталарга югары дәрәҗә күрсәтергә мөмкинлек бирә, ә башлап җибәрүчеләр өчен гаҗәеп иҗади офыкларны ача. Гаҗәп, ләкин йоннан ясалган сурәт төсләрнең һәм төсмерләрнең салмак агышы белән матур эш кебек күренергә сәләтле. Йон акварель-җепселләрне катламлап җәю техникасы шундый эффект бирә, нәтиҗәдә фактуралы рәсем барлыкка килә. 25 октябрь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Йоннан рәсем ясау» буенча мастер-класс үткәрделәр.  Белгечләр картинаны ясау техникасын сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Картиналар коры йонны катламлап тукымага салу юлы белән ясала, аннары пыяла белән ябыла. Авырлык астында йон катламнары тигезләнә,басыла, һәм картиналар җанлы  ,төсле булып чыга, күләмле һәм якты күренә! Теләсә нинди хатаны төзәтеп була. Әзер эшләр сезнең өегезгә шатлык, җылылык, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга матур кәеф бүләк итәчәк, һәр бәйрәмдә сөйгәннәрегез өчен гадәти булмаган һәм күңелгә хуш килгән бүләк булачак!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International