“Әтиләр-молодцы!”дигән күңел ачу чарасы

2024 елның 20 октябре, якшәмбе

Октябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә искиткеч бәйрәм-Әтиләр көне билгеләп үтелә, бу тагын бер бәйрәм генә түгел, ә әтиләребез өчен үзенчәлекле нәрсә эшләү, сезнең кайгыртуыгыз һәм игътибарыгыз өчен зур рәхмәт сүзләре әйтү мөмкинлеге. Әти-ул сүз генә түгел ,аңарда шулкадәр сизгер һәм назлы хисләр ята.20 октябрь көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре “Әтиләр-молодцы!”дигән күңел ачу чарасы уздырдылар. Чара башында бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр һәм әтиләрне бәйрәм белән котладылар. Аннары конкурс программасы үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре бик күп мавыктыргыч уеннар һәм күңел ачулар әзерләгәннәр, аларда әтиләр бик теләп катнаштылар. Бәйрәм катнашучылар өчен бик кызыклы, күңелле һәм дәртле булды. Барысы да күтәренке кәеф алды. Матур конкурслар, мавыктыргыч викторина, шаяртулар, күңелле музыка көзнең караңгы көнен якты буяулар белән бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International