«Без бер агач тармаклары» дигән ТР фин-угор халыклары фестивалендә катнашу

2024 елның 20 октябре, якшәмбе

19 октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә «Без бер агач тармаклары» дигән ТР фин-угор халыклары фестивале узды. Фестиваль фин-угор халыкларының традицион мәдәниятен саклау һәм үстерү, үзенчәлекле фольклор коллективларын һәм башкаручыларын ачыклау, яшьләрне милли мәдәнияткә тарту һәм Татарстан Республикасы халыклары мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.Бәйрәм программасы кунакларны «Энергетик» мәдәният сараенда ТР фин-угор халыкларының халык һөнәрләре эшләнмәләре күргәзмәсе белән танышудан башланды һәм Татарстан һәм Россия төбәкләренең иҗат коллективлары чыгышы белән дәвам итте.Фестивальдә Иштуган мәдәният йортының “Тюрагай”удмурт фольклор коллективы катнашты һәм  Лауреат Дипломы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International