«Көзге бал» бәйрәме

2024 елның 13 октябре, якшәмбе

9 октябрь көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре һәм "Каенкай" балалар бакчасы хезмәткәрләре белән ясле төркемендә “Көзге  бал”бәйрәме үткәрделәр. Төп геройлар-шигырьләр укый, табышмакларны чишә, җырлар һәм биюләр башкарган балалар булды. «Көз» гүзәле һәм Мистер «Яңгыр» белән балалар җырладылар, биеделәр һәм уйнадылар. Балалар бакчасындагы көзге  бәйрәмнәр - ул һәрвакыт гаҗәеп могҗизалар, тылсымлы төсләр, тәрбияләнүчеләрнең яңгыравыклы көлүләре, елмаюлар һәм күңел ачулар диңгезе. Көзнең моңсу вакыты дисәләр дә, балалар аяк астында коелган алтынсу яфраклар кыштырдавына, зонтик астында йөрергә кызыклы булган яңгырга сөенергә сәләтле, йөрергә генә түгел, шигырьләр укырга да мөмкин. Менә ни өчен балалар бакчасында Көз бәйрәме безнең балаларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булып тора. Чара күңелле, мавыктыргыч булды. Нәниләр бик күп уңай хис-кичерешләр алды. Ахырда «Көз» барлык балаларны да сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International