2024 нчы елның 28 нче сентябрендә Казан шәһәре Тау массивында урнашкан мәдәният йортында халык иҗатын үстерүгә багышланган беренче тапкыр "Зирәк елга" фестиваль -конкурсы үтте. Фестиваль- конкурста үзенең иҗат эшләре күргәзмәсе белән Дания Фәтхрахманова катнашты. Дания Гомәр кызы жюринең халык мәдәниятен үстергән, халык традицияләрен саклап калган һәм популярлаштырган өчен махсус бүләге белән бүләкләнде. Котлыйбыз, уңышлар телибез!