Табигать һәрвакыт үзгәрә. Аларның иң зурысы - ел фасыллары алмашыну. Алар арасында
иң мавыктыргыч көз. Бу айларда табигать бик матур. Шундый бай төсләр палитрасы! Буматурлыкка соклану өчен 28 сентябрь көнне Ике басу Арташ авыл
мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән бергә табигатькә экскурсия үткәрде. Зур булмаган
экскурсияне без "Әкияти матурлык"дип атарга булдык. Гербарий өчен төрле яфракларны,
үләннәрне бик рәхәтләнеп җыйдык, күңелле фотосессия оештырдык. Узган ел эшләнгән
гербарий белән танышкач, аны тулыландырырга булдык. Вакытның шулай тиз узып
киткәнен сизмәдек.