24 сентябрь көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре «Солдат өчен рәсем» дигән патриотик акция үткәрделәр.Әлеге акция махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Хәзер безнең солдатлар ярдәмгә, җылы рәхмәт сүзләренә мохтаҗ. Чарада балаларга безнең солдатларның һәрвакыт каһарманлыгы, хәзерге батырлыклары турында сөйләделәр. Балалар күңел кылларына кагыла торган рәсемнәр ясадылар. Балалар кыю солдатларны һәм шар тоткан балаларны, хәрби техниканы, табигатьнең һәм туган җирнең матурлыгын сурәтләделәр. Алар үзләренең рәсемнәренә кул куйдылар һәм, солдатларның батырлыклары белән горурлануларын белдереп, теләкләр яздылар.Без бу рәсемнәрне солдатларга җибәрәбез, хәзер алар өйдән еракта һәм илебезне саклаучы сугышчыларны сөендерер өчен. Солдатлар безнең алар белән горурлануыбызны, аларның иң яхшы һәм иң кыю икәнлекләрен белсеннәр. Без бердәм рух белән көчле! Димәк, без бергә җиңәчәкбез!