«Кабак бәйрәме – 2024» традицион иҗат бәйрәме

2024 елның 22 сентябре, якшәмбе

21 сентябрьдә Байлар Сабасының үзәк мәйданында 21 нче тапкыр үткәрелә торган «Кабак бәйрәме – 2024» традицион иҗат бәйрәме узды. Бәйрәмдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре катнашты. Конкурсны оештыручылар: Саба муниципаль районы Башкарма комитеты, Саба районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге, «Татмедиа» АҖ филиалы, «Саба дулкыннары»телерадиокомпаниясе. Бәйрәмнең төп объекты булып кабак һәм аның белән бәйле барлык нәрсәләр – ашаудан алып бу яшелчә рәвешендә кулдан эшләнгән әйберләргә кадәр булды. Бәйрәмдә иң зур кабак, иң матур фотозона, кабактан иң матур композиция, кабактан иң оригиналь ризык тәкъдим  итү , агитбригада чыгышы номинацияләрендә катнашырга мөмкин иде. Бәйрәмдә Иштуган мәдәният йорты"Кабактан иң оригиналь ризык бирү"номинациясендә 3 нче урын өчен Диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International