30 август-Татарстан Республикасы көне! Бу бәйрәм тынычлык һәм иминлек, Татарстан халыкларының бердәмлеге символы булып тора.Шул уңайдан Иштуган мәдәният йорты каршында "Туган җирем-Татарстан»бәйрәм концерты булды. Кичәне клуб мөдире ачып җибәрде , авылдашларны бәйрәм белән котлады, республиканың чәчәк атуын һәм баш өстендә тыныч күк йөзен теләде. Безнең концертта татар милли җырлары һәм биюләре белән беррәттән кулга-кул тотынышып яшәүче һәм дуслык җепләрен саклаучы халыкларның әсәрләре дә яңгырады.Татарстанны бүген бөтен дөньяны белә. Шуңа күрә безнең бәйрәм Ватан матурлыгы, аның казанышлары белән горурлану хисе белән тулды. Концерт хисләр давылын уятты һәм һәркемнең йөрәгендә тирән тәэсир калдырды. Һәр чыгыш тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде һәм көчле алкышлар белән үрелеп барды.