23 нче август көнне “Гаилә" паркында оештырылган "Мастер-класслар көне" чарасында "Саба ЦСКС" филиаллары катнашты. Теләгән һәр кеше күңеленә хуш килерлек эшчәнлек төрен сайлый алды. Иҗат итү өчен мастер -класслар бик күп төрле иде. Бигәнәй мәдәният йорты мөдире Д.Г. Фәтхрахманова үз осталыгы белән бүлеште, Дания Гумәровна «Минем белән бергә яса» дип исемләнгән картиналар ясау буенча мастер-класс оештырды. Балалар бик теләп катнаштылар һәм канәгать калдылар. Уңай хис-кичерешләр һәм мавыктыргыч идеяләр - яңа уку елына зур илһам бирүче юнәлешләр иде. Балаларның иҗат эшләре аларга җәйге каникуллар турында искә төшереп торачак..