“Бирнә җыю”

2024 елның 1 июне, шимбә

Бирнә җыю - Сабантуй алдыннан үткәрелә торган йоланы һәркем көтеп ала. Бүген, 1 июньдә, Сабантуй якынлашкан көндә, яшьләр белән авылда бәйрәм өчен сөлгеләр, яулыклар һәм бүләкләр җыйдык. Татар көйләренә җырлар җырлап, йолада катнашучылар үз юлларын урамнар буйлап дәвам иттеләр. Гармун тавышларын ишетеп, кешеләр Сабантуй мәйданында булачак ярышларда иң яхшы катнашучылар өчен билгеләнгән бүләкләрен тапшырырга ашыктылар. Бүләк җыючылар бүләк алып килгән һәр кешене биюгә дәштеләр һәм юмартлыклары өчен рәхмәт белдерделәр, байлык, яхшы уңыш һәм иминлек теләделәр! Алар, үз чиратында, аларны елмаеп озаттылар, халык йолаларын саклаганнары өчен рәхмәт белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International