Экскурсия -“ Якташыбыз Әбрар Калимуллин –академик”.

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

Ул 1925 елның 29 маенда Татарстанның Саба районы Чәбия-Чүрчи авылында дөньяга килә. Укытучы булып эшләгән әнисе Сафия Мөхәммәтгата кызының гомерен, нәни Әбрарга әле бары биш яшь кенә тулганда, кулаклар өзә. Булачак татар академигының белем юлындагы беренче адымнары туган авылында бер класслы мәктәптә башлана. Беренче сыйныфны тәмамлаганнан соң, аңа 4 чакрымдагы Ике Басу Арташ, бишенче сыйныфтан 9 чакрымдагы Татар Икшермәсе мәктәбендә укырга туры килә. Урта белемне ул 1941 елда Саба урта мәктәбендә алып чыга. Колхозда тракторист ярдәмчесе булып эшкә керешүгә, сугыш башлана. Аның педагогия институтына укырга керү, география укытучысы булу турындагы хыяллары чәлпәрәмә килә. Ә.Кәримуллин башта Нырты шифаханәсендә бухгалтер, соңыннан Олы Арташ авылында башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли.Якташыбызны искә алу  һәм академик Әбрар Кәримуллинның туган көне уңаеннан 29 май көнне Олы Нырты мәдәният йорты , мәктәп укучылары белән бергә ,Ә.Каримуллинның туган йорты һәм кабере булган  Чәбия Чүрчи авылына, - " Горурлыгы  туган ягымның" дип исемләнгән культпоход оештырдылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре укучыларны аның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар. Соңыннан академик каберенә барып, мәңгелек хәтер хөрмәтенә чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International