15 майда Иштуган мәдәният йорты белгечләре Россиядә Гаилә елына багышланган «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында» танып белү сәгате үткәрде.Сәнгать җитәкчесе укучыларны "гаилә" төшенчәсе белән таныштырды, гаилә традицияләре турында сөйләде: хезмәт династияләре, гаилә бәйрәмнәре, гаилә ялын оештыру, фотолар, гаилә реликвияләре саклау һ.б. Сөйләү слайд презентациясе белән озата барды. Аннары балалар үз гаиләләренең гореф-гадәтләре турында сөйләделәр,үз гаиләләре турында плакатлар, фотолар әзерләделәр , гаилә турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.Чара барышында балалар гаиләдә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, үзара аңлашу, гаиләнең һәр әгъзасы турында кайгырту хөкем сөрергә тиешлеген белделәр.