Яңа Мичән авыл мәдәният йортында обелиск ачу

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

2024 елның 8 маенда Җиңү көне алдыннан Саба районының Яңа Мичән авылында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл ачылу тантанасы булды.

 

Бу вакыйга авылның күп кенә халкын һәм кунакларын җыйды. Чараны Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.А. хәтерне саклауның һәм мәңгеләштерүнең мөһимлеге турында сүзләр белән ачты, барлык халыкны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.

Саба муниципаль районы администрациясеннән Р. Р.Закирҗанов һәм социаль яклаудан Л. Н. ГАЙНЕТДИНОВА ,6 нчы филиал директоры(Мичән)(Р. Р. Шәймәрданов),Мичән урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Б. Ф. Шәйхлисламов чыгыш ясадылар һәм котладылар.

 Һәйкәлнең  музыкаль ачылышын Яңа Мичән мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре оештырды.

Чыгыштан соң сугышта һәлак булган  якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар. Теләге булган һәркем чәчәкләр салды.

Авылдашларыбыз үз гомерләрен Ватаныбызга багышлаган һәм безнең өчен тынычлык саклаган авылдашларыбызны һәрвакыт истә тотуы һәм горурлануы мөһим.

Чара мәдәният йортында концерт программасы белән дәвам итте. Чара барышында сугыш еллары җырлары һәм сугыш турында җырлар, шигырьләр, биюләр яңгырады.Һәр башкарылган номер тамашачыларда онытылмас тәэсир калдырды, шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International