“Халык уеннары сандыгы”уен программасы

2024 елның 10 мае, җомга

10 май  көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре “Халык уеннары сандыгы”уен программасы үткәрделәр. Халык уеннары-халык үзенчәлекләренең ачык чагылышы, аларда уйнаучы этносның һәм аның үсеш тарихының чагылышы. Программаны алып баручы балаларга кыскача гына гореф-гадәтләр һәм халык уеннары турында сөйләде. Катнашучылар "Каравай" уен-җырында әйлән-бәйлән уйнадылар, рус халыкының хәрәкәтле "Ручеек" уенында челтерәгән инешне сурәтләделәр, шулай ук удмурт, рус,татар халык уеннарын : «Алтын капка», «Урындыклы», «Горелки», «Растяпа», «Түбәтәй», «Биш парлы»,    уеннарын искә төшерделәр, катнашучыларны тизлектә, җитезлектә, игътибарлылыкта тикшерделәр,  халык бию хәрәкәтләрен башкарырга өйрәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International