9 май көнне 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар белән «Җиңү шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар, Бөек Ватан сугышы геройларын хөрмәтләделәр, сугышкан, исән калган, илне торгызган кешеләрне искә алдылар. Елдан-ел бу кешеләр саны кими бара. Алар китәләр. Бүгенге көндә аларга күп нәрсә кирәкми-һәркайсының үз гомерен корбан итеп, башкаларның яшәве өчен башкарган бөек батырлыгын истә тотарга, онытмаска. Һәр кеше акциягә ярдәм итә ала, һәр гаиләдә бу көнне Ватан өчен үз гомерләрен биргән геройларга рәхмәт әйтелсен. Чарада катнашучылар шул дәһшәтле сугыштан кайтмаган барлык кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннан соң Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз турында кайгы һәм мәңгелек хәтер символы буларак шәмнәр кабынды. Без сугыштан кайтмаган ватандашларыбызның якты хәтере алдында баш иябез.