6 май көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «Теремәк» балалар бакчасы балалары өчен Бөтендөнья Кояш көненә багышланган «Солнце – источник жизни на Земле» дигән танып-белү сәгате үткәрделәр. Чара барышында балалар кояшның табигатьтә һәм кеше тормышында мөһим роле турында белделәр. Белгечләр кояш яктысының үсемлекләргә, хайваннарга һәм планетабызның климатына ничек йогынты ясавы турында сөйләделәр. Алган белемнәрне ныгыту өчен төрле уеннар үткәрелде. Балалар акбур белән кояшны ясадылар, һәр бала үзенең креативлыгын һәм фантазиясен күрсәтә алды. Танып белү сәгате азагында барысы бергә кояшлы көнгә сокланып карадылар һәм саф һавада уйнадылар. Бу чара балаларның Кояш турындагы белемнәрен киңәйтеп кенә калмады, ә бәлки аларда табигатькә сакчыл караш формалаштыруга һәм Җирдә яшәү өчен Кояш энергиясенең мөһимлеген аңлауга ярдәм итте.