4 май көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре"Георгий тасмасы"акциясе үткәрделәр. «Георгий тасмасы» акциясе 9 Май-Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган. Акция барган көннәрдә Россиядә һәм башка илләрдә миллионлаган кеше Георгий тасмасын киемгә беркетеп, Ватан өчен көрәшкән, Бөек Җиңү өчен бөтенхалык горурлыгы булган кешеләргә карата үз хөрмәтен күрсәтә. Бөек Җиңү символы ике төскә ия-кара һәм кызгылт -сары. Алар төтен һәм ялкынны-үз Ватанын яклап, авыр сугышта дошманнан курыкмаган барлык кешеләрнең батырлыгы символы дип аңлаталар. Без балалар белән бистәдә яшәүчеләргә ленталар тапшырдык, аны киемгә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга карата хөрмәт символы буларак беркеттек. Бөек Ватан сугышында катнашучыларны ,тылда Җиңүне якынайтучыларны искә алабыз. Һәм хәзер без тынычлыкны сакларга, авыр һәм куркыныч еллар турында ,Җиңү өчен һәлак булган кешеләрне истә тотарга тиеш.