«Пасха безгә шатлык алып килә !» дип исемләнгән бәйрәм-уен программасы

2024 елның 5 мае, якшәмбе

Пасха-язгы бәйрәмнәрнең берсе. Бу якты, матур һәм изге бәйрәм үзе белән ышаныч, өмет һәм мәхәббәт алып килә. 5 май Пасха бәйрәме көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре «Пасха безгә шатлык алып килә !» дип исемләнгән чара –бәйрәм-уен  программасы уздырдылар, анда катнашучылар Пасха бәйрәме турында белделәр, пасха уеннары һәм  пасха атнасының йолалары белән таныштылар. Чара башында балалар белән йомырка, кәнфитләр җыйдык. Балалар барлык өйләргә кереп : "Христос  Воскрес", - диделәр, өлкәннәр аларга  " Воистину Воскрес " дип җавап бирделәр һәм әзерләнгән күчтәнәчләрен өләштеләр. Төп күңел ачу чарасы «Йомырка белән йөгерү», «Кайда йомырка пешә?» , "Йомырка тәгәрәтү" уеннары булды. Бу уеннар уникаль, чын мәгънәсендә кызыклы, мавыктыргыч . Чара   ахырында балалар кулич ,конфетлар белән чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International