«Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

«Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. Акциянең төп өндәве: "Мин хәтерлим! Мин горурланам!”. Акция ел саен яз көне Җиңү көне алдыннан үткәрелә. Георгий тасмасы күп еллар дәвамында Россиянең Батырлык, халыкның ныклыгы, Ватанны саклаучыларның батырлыклары символы ,ул илебез тарихының төрле этапларында югары хәрби бүләкләрнең бер өлеше . Россия Федерациясендә Георгий тасмасы Бөек Җиңүнең гомуми кабул ителгән символы булып тора.

Бу символ Бөек Ватан сугышы вакытында совет халкының иң бөек батырлыгын искә төшереп кенә калмый, ә озын һәм героик тарих булып тора. Символ-безнең бердәмлегебез турында тирән белдерү, ветераннарга хөрмәт һәм хәтергә тугрылык белдерү.

"Георгий тасмасы"   Бөтенроссия акциясе россиялеләр тарафыннан шулкадәр яратып кабул ителә ки, аннан башка Бөек Җиңү бәйрәме күз алдына да килми. Бу Җиңү символын йөрәк янында йөртәләр, бу совет солдатларының батырлыгы киләчәк буыннарның йөрәкләрендә мәңгегә калганлыгын күрсәтә. Сугышта катнашучыларның батырлыкларына хөрмәт йөзеннән, Иштуган мәдәният йорты белгечләре мәктәп белән берлектә, һәр Бөек Ватан сугышы ветераны һәйкәленә истәлекле Георгий тасмасын беркеттеләр. Ата-бабаларыбызның батырлыклары безне тынычлыкка омтылырга мәңге рухландырачак.

БЕЗ ХӘТЕРЛИБЕЗ, ХӨРМӘТ ИТӘБЕЗ ҺӘМ ГОРУРЛАНАБЫЗ…

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International