Җәйгә инде ерак түгел, алда күптән көтелгән җәйге каникуллар һәм балаларга өйдә һәм урамда урманда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен искә төшерергә кирәк.30 апрельдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар өчен янгын күзәтчелеге көненә " Шаярма, дустым, ут белән, соңыннан үкенмәскә»танып –белү программасы оештырды. Чара башында балалар нинди ситуацияләрдә ут безнең дустыбыз, ә нинди очракта дошман, кемнәр алар янгын сүндерүчеләр һәм янгынны сүндерү өчен нинди әйберләр кирәклеген, коткаручыларны чакыру өчен нинди номер җыярга кирәклеген белделәр..Аннары авылыбызның янгын сүндерү бүлегенә килдек .Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре балаларны якын дуслары кебек каршы алды. Янгын сүндерүченең махсус киеме белән дә таныштырды. Балалар янгын сүндерү машинасын, авария-коткару җиһазларын зур һәм соклану белән карадылар. Бу машинада насос барлыгын белделәр, шофер хәтта ачык сулыктан да су бирә ала, сирена тавышын ишеттеләр, янгын сүндерү каскасын киеп карадылар, янгын сүндерү машинасы кабинасында утырдылар. Өйгә кайтканда алган тәэсирләр турында сөйләшкәндә, безнең малайларның киләчәктә янгын сүндерүчеләр булырга теләк белдерүләре гаҗәп түгел. Балалар янгын вакытында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен беркайчан да бозмаячакларын һәм үзләреннән кече малайларга - кызларга үрнәк күрсәтәчәкләрен вәгъдә иттеләр!