Кызыклы китап белән очрашу-һәрвакыт шатлык, ә яңа китап белән очрашу – икеләтә шатлык. Яңа китапларны карау, төсле иллюстрацияләргә соклану, әдәби геройлар дөньясына чуму ничек күңелле.Чара башында балаларны китап яңалыклары белән таныштырдылар. Балалар Тылсымлы әкиятләр һәм балалар хикәяләренең искиткеч битләрен ачып, төсле басмаларны бик теләп карадылар.