Акция " Тәмәке тартуга дусларча – юк !”

2024 елның 6 апреле, шимбә

Тәмәке тартуга бәйлелек китергән зыянга игътибарны җәлеп итү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга ярдәм итүче профилактик эшчәнлек буларак, әлеге акциянең үз ролен уйнаячагына һәм кемдер үз сәламәтлеге турында уйланачагына игътибар җәлеп итү максатыннан, 6 апрельдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре " Тәмәке тартуга дусларча – юк!”дип аталган акөия уздырдылар .Алдан тема буенча плакатлар әзерләделәр, мәгълүмат белешмәлекләре, акция эмблемалары эшләделәр. Тәмәке тартуны кисәтү буенча материаллар сайладык. Тәмәкенең зыяны турында кисәтүче «Тәмәкегә юк дип әйтик» буклетларын бастырып, аларны авыл халкына тараттык, шул ук вакытта алар белән тәмәке тартуның зыяны, бу зарарлы гадәт белән бәйле фактлар һәм мифлар турында әңгәмәләр үткәрдек. Яшьләрне үз сәламәтлекләрен кайгыртырга һәм сакларга кирәклегенә ышандырдык. Тәмәке тартмаучыларны беркайчан да кулларына алмаска өндәдек.Акция нәтиҗәләре буенча, халык, күбесенчә яшьләр, сәламәт яшәү рәвешен сайлады, без моңа бик шат!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International