8 мартта Иштуган мәдәният йорты белгечләре Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Яз моңнары" концерты үткәрделәр . Яраткан әниләр, әбиләр һәм барлык хатын-кызлар өчен бистә үзешчәннәре башкаруында музыкаль котлаулар яңгырады . Яшь булуларына карамастан, сәхнәдә күңелле һәм дәртле чыгыш ясаган кечкенә артистлар тамашачыларга зур шатлык китерделәр . Җыелган тамашачылар артистларны алкышлар белән җылы сәламләделәр. Концерт номерлары әниләр һәм кызлары өчен конкурслар белән чиратлашты:«Иң яхшы хуҗабикә», «Бие әле», « Яхшы чәч ясаучы».Бөтен бәйрәм хатын-кызларга мәхәббәтне тану иде, сәхнәдән берничә тапкыр рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Бүген бәйрәм чарасында катнашу бәхетенә ирешкән һәркем Шатлык, Мәхәббәт һәм язгы кәеф белән тулыланды.