“Фоамираннан чәчәк ясау” буенча мастер –класс

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Фоамираннан  чәчәкләр-теләсә нинди бәйрәм өчен матур бизәк. Букетларны бүләк итеп кенә калмыйлар, аларны интерьерларны бизәү һәм бәйрәм өстәлләрен бизәү өчен кулланалар. Фоамираннан арзан һәм матур чәчәкләр ясарга мөмкин. 29 февраль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре “Фоамираннан чәчәк ясау” буенча мастер –класс үткәрделәр.Чара барышында сәнгать җитәкчесе Гайнетдинова М.Т. чәчәкләр ясаганда кулланыла торган фоамиран төрләре турында сөйләде, фоамиран белән эшләүнең техник алымнарын күрсәтте– чәчәк  таҗларын, яфраклары ясау, сабакны бизәү, сабакка таҗлар җыю һәм букет ясау. Һәрбер мастер-класс әгъзасы чәчәк ясауның барлык этапларын үтәргә тырышты һәм букетны үз куллары белән җыйды. Мастер-класс  иҗади активлыкларын күрсәтергә, эмоциональ канәгатьлек хисләрен кичерергә ярдәм итте. Чәчәкләр матур һәм хәтта хуш исле булып чыкты. Мастер-класс тәмамлангач, һәркемнең матур чәчәк бәйләме барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International