21 февральдә Ватанны саклаучылар көне алдыннан Курсабаш мэдэният йортында, Курсабаш мэдэният йорты, Сулэ авыл клубы , Тубэн Утар авыл клубы, Курсабаш китапханәсе иҗат коллективы концерт номерлары белән чиратлашып, "Киленнэр" театральләштерелгән бәйрәм программасын оештырдылар һәм үткәрделэр. Концерт программасын алып баручылар 23 февральдән профессиональ хәрбиләрне генә түгел, ә үз илләре файдасына эшләүче, аның мәнфәгатьләре белән яшәүче, аның иминлеге хакына иң тәвәккәл гамәлләргә әзер булган барлык ир-атларны, чын патриотларны да котлауларын ассызыкладылар.