21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шуңа бәйле рәвештә бүген Лесхоз урта белем бирү мәктәбендә «Шома бас» клуб оешмасы белән берлектә концерт оештырылды. Кызлар төрле халык биюләрен бииләр, татар, рус, инглиз телләрендә шигырьләр укыйлар, җырлар җырлыйлар. Тел-зур байлык. Балаларыбыз балачактан ук һәр телне хөрмәт итәргә һәм сакларга өйрәнә.