«Удмурт халык муенсасы-монисто» мастер-класс

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Монисто-удмурт хатын-кызларының традицион күкрәк муенсасы. Монисто берничә рәт җепләрдән торган муенсадан тора, аларга тәңкәләр, мәрҗәннәр тегелгән.21 февраль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Удмурт халык муенсасы-монисто» монисто ясау буенча мастер-класс уздырдылар. Сәнгать җитәкчесе монистоның барлыкка килү тарихы турында сөйләде һәм аның төрләре белән таныштырды. Биҙәлеш өчен нигезне ничек ясарга кирәклеген аңлатты, тәңкәләрдән дөрес композиция урнаштырырга һәм аларны тукымага  тегәргә өйрәттеләр.Үз кулларың белән тәңкәләрдән тәңкәле муенса ясау бөтенләй авыр түгел, иң мөһиме-сабырлык, игътибарлылык һәм тырышлык. Кызлар  стильле, оригиналь, нәфис муенса ясадылар һәм нәтиҗәдән канәгать калдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International