Февраль аенда һәр кеше өчен дә бәхетле гашыйклар көне бар: беренчеләрнең бу көнне мәхәббәт аңлату яки үз хисләрен белдерү өчен сәбәпләре, ә икенчеләренең үз ярын табарга һәм кадерле сүзләр ишетергә өметләре бар. Бу бәйрәмнең Гашыйклар Көне дип аталуы юкка түгел.17 февраль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре Гашыйклар көненә «Гашыйк йөрәкләр кичәсе»уен программасы үткәрделәр.Катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, бәйрәм традицияләре белән таныштылар. Аннан соң мәхәббәт турында шигырьләр укыдылар, тормышларыннан романтик хикәяләр сөйләделәр. Чарада катнашучылар «Әкияти парлар», «Җыр аукционы», «Экстремаль хәл», «Комплиментлар», «Парны атагыз» һ.б. конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр алдылар. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.