2 февраль конне Сулэ авыл клубында Сталинград янында немец - фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә багышланган "Рэсэйнен герой шәһәре Сталинград" тематик программасы уздырылды. Кешелек тарихында иң канлы сугыш 200 көн һәм төн дәвам итә-1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр.Мөдир балаларны мөһим тарихи дата белән таныштырды, герой-шәһәр Сталинград турында, Сталинград сугышының тарихи фактлары, совет солдатларының каты сугышлары һәм батырлыгы, шәһәрнең фашистлар һәм илебез өчен Волгадагы әһәмияте, тыныч халыкның авыр хәле, янгыннар белән күмерләнгән һәм канга баткан Сталинград җире, Мамаев курганы турында сөйләде.
Балалар «Сталинград сугышы» видео - презентациясен карадылар, Бөек халык батырлыгы, Сталинградны саклаучыларның бердәмлеге һәм батырлыгы турында белделәр.