«Блокадалы Ленинград» батырлык дәресе

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Тимершык мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Блокадалы Ленинград» дигән батырлык дәресе уздырылды. Балалар блокадалы шәһәрдә балаларның  ачлык, салкын, үлем белән ничек көрәшкәннәре турында белделәр. Сугышның беренче көннәреннән үк алар  өлкәннәргә ярдәм итәргә тырышалар: фронтка киткән ата-аналар урынына станоклар артына басалар, оборона ныгытмалары төзиләр, яраланганнарны карыйлар, патроннар һәм снарядлар ясау өчен кирәкле металл чүп-чар җыялар. Балаларга блокадачыларның икмәк нормасы, ул вакытта икмәк карточкаларының нәрсә аңлатканы турында хикәя зур тәэсир калдырды. Чарага тематик күргәзмә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International