Мәгълүмәт сәгате”Ленинград шәһәре көндәлеге”

2024 елның 28 гыйнвары, якшәмбе

Ленинград камалышы-Бөек Ватан сугышы тарихының иң куркыныч битләренең берсе. Бу шәһәрнең кешелек тарихындагы иң озын камалышы: 900 көнгә сузылган авыр , газаплы батырлык көне мул. Сугыш тарихында бер генә шәһәр дә Ленинград кебек блокада да  калмады.27 гыйнвар көнне Олы Нырты  мәдәният йорты хезмәткәрләре” Блокадалы Ленинград көндәлеге" дигән Бөтенроссия акциясен үткәрделәр.Акция вакытында катнашучыларга сугыш елларындагы кешеләрнең тормышы, икмәк заводларының ничек эшләве, икмәкне нәрсәдән пешерүләре һәм ни өчен «блокадалы»дип аталулары турында кыскача сөйләделәр.Чараның максаты - Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградта яшәүчеләрнең батырлыгы һәм ныклыгы турында искә төшерү. «Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясенең төп символы булып 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәге тора. Ленинград блокадасының иң авыр чорында бер кешегә нәкъ менә шундый минималь норма икмәк бирү билгеләнгән иде. Без ,Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы истәлекләрне истә тотарга, сакларга һәм аларның батырлыгы өчен рәхмәтле булырга тиеш!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International