" Гади генә Юк дип әйт!”дип аталган әңгәмә

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Наркомания хәзерге вакытта эпидемия масштабына җиткән. Аның таралуы бу күренеш белән көрәшү чараларына караганда күпкә тизрәк бара. Шуңа күрә хәзерге җәмгыятьтә наркоманияне профилактикалау зур әһәмияткә ия. Ул наркомания барлыкка килүен кисәтүче чаралар комплексын күздә тота.20 гыйнварда Иштуган мәдәният йорты белгечләре " Гади генә Юк дип әйт!”дип аталган әңгәмә уздырдылар.Чара барышында катнашучыларга наркотикларның организмга зарарлы йогынтысы турында сөйләделәр. Бу әңгәмәдән алар танышлары яки дуслары наркотикларга бәйле булсалар һәм ярдәм сорап кая барсалар, үзләрен ничек тотарга кирәклеген белделәр. Катнашучыларны наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаять һәм административ җаваплылык статьялары белән таныштырдылар, алдау яки көч куллану юлы белән яшүсмерләрне наркотиклар куллануга һәм таратуга ничек җәлеп итәргә мөмкинлеген кисәттеләр. Аннары барысы бергә мондый сораулар турында фикер йөрттеләр: "Кеше вәсвәсәгә каршы торыр өчен нинди характер сыйфатларына ия булырга тиеш?, Наркотик куллану билгеләре һ.б.” Үсмерләр әңгәмәдә актив катнаштылар, наркотикларга, алкогольгә һәм тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәт белдерделәр. Чараны алып баручы  « Син наркотикларга бирелүчәнме?”дигән тест үткәрде Нәтиҗә ясап, катнашучылар «Наркомания – ул рухи һәм физик деградация, үлем»дигән нәтиҗәгә килделәр.Ахырда һәркемгә «Юк!дип әйтә бел”дигән буклет тараттылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International