Сәхнәләштерелгән тамаша “Искечә яңа ел хикмәтләре”

2024 елның 14 гыйнвары, якшәмбе

   Искечә Яңа елны каршылау- Яңа ел бәйрәмнәренең дәвамы ул. Бер-берең белән очрашып,күрешеп , матур яңа  ел теләкләре ишетү һәм теләү өчен яңадан бер мөмкинлек бирелә. Шушы унайдан 13 январь көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре  “Искечә Яңа ел белән “ дип аталган бәйрәм кичәсе оештырдылар. Дәртле биюләр , күңелле җырлар , кызыклы уеннар белән үрелеп барган кичәдә авыл халкы рәхәтләнеп күңел ачтылар. Төрле еллар музыкасы белән төзелгән дискотекада биеделәр. Һәркем бәйрәмнән күтәренке күңел белән таралдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International