"Исәнме ,Яңа ел!" бәйрәме

2024 елның 3 гыйнвары, чәршәмбе

31 декабрьдә Иштуган мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә "Исәнме, Яңа ел!»бәйрәм чарасы уздырды. Бәйрәм театралҗ тамашадан башланды.  Бәйрәм атмосферасына бәйрәмнең төп геройлары Кыш Бабай һәм Кар кызы, Ел символы Куян һәм Аҗдаһа  тылсым китерделәр.Мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм программасы бу кичәдә булган һәркемгә яңа ел алдыннан бәйрәм кәефе атмосферасын булдырырга мөмкинлек бирде. Катнашучылар үз номерлары белән шатландырдылар: җырлар, кызыклы күренешләр, юморескалар.Кичә кызыклы һәм күңелле конкурслар белән дәвам итте. Фотолар конкурсына йомгак ясалды. Бәйрәм Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International