21 декабрьдә Сулэ авыл клубы мөдире Курсабаш мэдэният йортына "Тыкырыкта булды бу хэл" спектакленә культпоход оештырды. Спектакльнең асылы шундый: вакыйгалар авылда бара. Күршеләр еллар дәвамында күкрәк артында таш белән яшиләр. Ә сәбәбе-күптән онытырга вакыт җиткән яшьлекнең ниндидер бер упкэсе. Ләкин ул күршеләрнең тормышына күп төсләр китерә. Алар арасындагы тыкрык төрле дәүләтләр арасындагы чик булып тора. Әгәр дә аларның балалары булмаса, алар тыкрыкның төрле якларында калырлар иде. Яшь гашыйклар әти-әниләрен көтелмәгән юл белән татулаштыра алдылар.Спектакль һәркемгә ошады, тамашачылар артистларга сокланып калды. Аларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.