2 нче декабрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Конституция көненә багышланган хокукый грамоталылык дәресе үткәрәләр. 12 нче декабрьдә Россия Конституция көнен билгеләп үтә. Конституция - дәүләтнең төп законы, югары юридик көчкә ия һәм законнарның нигезе булып тора. Конституция без яшәгән илнең дәүләт төзелешен, дәүләт хакимияте органнарының вәкаләтләрен, Россия гражданнарының хокукларын һәм бурычларын билгели һәм шуңа күрә һәр граждан үз Конституциясен белергә һәм хөрмәт итәргә тиеш. Балалар кеше хокукларын, бурычларын искә төшерделәр.