12 декабрьдә Сулэ авыл клубында "Туган ил нәрсәдән башлана"мәгълүмати программа уздырылды.Чара барышында алып баручы сәясәтнең төп төшенчәләренә билгеләмәләр бирде: Федерация, Президент, РФ Хөкүмәте, РФ Конституциясе, Конституциянең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, аның структурасы белән таныштырды. Россия Федерациясе гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында сөйләштеләр һәм «һәркем белергә тиеш»викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Балалар шулай ук флаг, герб, гимнның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Видеопрезентация белэн урелеп барылды.