Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый, бу мәңгелек бәйрәм: буыннан – буынга һәр кеше өчен әни-тормышның иң төп кешесе. 3 декабрьдә Түбән Симет клубында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды, аны кызыл Мешә, Иске Мичән клуб хезмәткәрләре, Килдебәк клубы, Лесхоз мәдәният йортының сәнгать җитәкчеселәре уртак көчләре оештырды, Зал кунаклар белән тулы иде. Алып баручылар җыелганнарны сәламләделәр, әниләргә карата җылы сүзләр әйттеләр. Алар залда игелек һәм яхшы кәеф атмосферасы булдыра алдылар. Бер-бер артлы сәхнәгә талантлар чыкты. Концертта катнашучылар җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар, һәм болар барысы да яраткан әниләргә багышланды.