Лесхоз мәдәният йортында солдатлар өчен маскировка челтәре үтү дәвам итә. Балалар да читтә калмады һәм 3 нче декабрьдә Лесхоз мәдәният йортында "Солдатка хат" акциясендә катнашырга карар иттеләр. Китапханәче һәм Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәмендә балалар хатлар язып, хәзерге вакытта Россия армиясе частенда хезмәт итүчеләргә рәсемнәр ясадылар. Балалар акциядә актив катнаштылар, һәр хатның юлларында ил өчен рәхмәт һәм горурлык сүзләре, армиядә хезмәт итүче солдатларга ихлас теләкләр яңгырады. Өйдән туганнарыннан, ә кайвакыт бөтенләй таныш булмаган кешеләрдән килгән хәбәр солдатның йөрәген армиянең авыр көннәрендә җылытыр. Балаларның барлык хатлары адресатларга җибәреләчәк, һәм без, солдатларыбызга туган районнан хәбәр алу рәхәт булыр дип уйлыйбыз