1 декабрьдә Минзәлә шәһәрендә Гөлшат Зәйнашевның тууына 95 ел тулуга багышланган «Кояш гомере телим мин, Минзәлә сиңа» республика фестивале узды. Гала-концертта Тимершык мәдәният йортыннан , нәфис сүз белән «Мизгел» ансамблендә катнашучы М .Ф. Миңнеханова катнашты. Бу чарада ТРның төрле районнарыннан катнашучылар чыгыш ясады. Гала-концерт нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар дипломнар һәм бүләкләр, шулай ук Саба муниципаль районы иҗат коллективларының катнашуы өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.