Инвалидлар декадасы ел саен 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр уза, бу мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр каршына бер адым. Ул инвалидлар белән бәйле проблемаларны аңлауга, аларга карата толерантлы мөнәсәбәтне үстерү максатын күздә тоткан чаралар комплексын үз эченә ала. Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты һәм Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре ел саен бу изгелек кылырга чакыруны калдырмаска тырышалар. Бүген, 1 декабрь конне, алар Курсабаш интернат-мәктәбендә укучы балалары өчен "яхшы кәеф"уен программасын үткәрделәр. Әкият персонажларына киенеп, балалар янына кунакка килделэр.Төрле уеннар, шул исәптән халык уеннары да уйналды. Укучылар күңел ачтылар. Ахырда, традиция буенча, программаның бию белэн тәмамлауны оештырдык.