Ай саен мәдәният йортында бильярд буенча турнир оештырабыз. Бильярд-спорт кына түгел, ул мавыктыргыч интеллектуаль уен, ул җитезлек һәм тактик фикерләүне үстерә, катнашучыларга шатлык һәм канәгатьләнү китерә. 30 ноябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йортында бильярд буенча «Бильярд уйныйбыз» дигән турнир булып узды. Бильярдны еш кына хәрәкәттәге шахмат дип юкка гына атамыйлар. Уен -хәрәкәтләрнең төгәллеген һәм координациясен үз гәүдәң белән дөрес формада идарә итүне, логик фикерләү, тапкырлык күрсәтә белү сәләтен дә үстерә . Бильярд вакытны үткәрү генә түгел, ә мавыктыргыч ярышны файдалы итеп үткәрү өчен искиткеч чара булып тора. Шуңа күрә ярышларда катнашучылар күңел күтәренкелеге һәм канәгатьлек хисләре кичерәләр. Уен барышында җанатарлар да читтә калмады , катнашучыларга көч биреп тордылар. . Соңыннан җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.