“Һәр йортның үз уенчыклары бар» фольклор сәгате

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Курчаклар балалар уенчыклары буларак тарихка кадәрге чорда ук барлыкка килгән. Алар формасы буенча шактый гади булганнар, кешеләрнең яки тере затларның тышкы кыяфәтен сурәтләгәннәр. Вакыт узу белән курчаклар ясау бөтен индустриягә әверелде. Мондый курчаклар күп халыкларның дини традицияләрендә мөһим урын алып торган. Аларны махсус очракларда, бәйрәмнәрдә ясаганнар, һәм алар озак вакыт хуҗаларына изге хезмәт башкарганнар.28 ноябрьдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре Пушкин картасы буенча «Һәр йортның үз уенчыклары бар» фольклор сәгате үткәрделәр. Катнашучылар төрле чүпрәк курчаклар белән таныштылар:  «Кувадка», «Кукла-колокольчик», «День и ночь», «   Подорожница», «Хороводница», «Пасха курчаклары», «Северная Берегиня», «Семья», аларның билгеләнеше һәм халык традицияләре белән бәйләнеше турында белделәр. Әңгәмә барышында халык мәдәнияте чыганаклары белән танышу традицион халык уенчыгын үзләре ясау мөмкинлеге белән үрелеп барды. Курчак ясау буенча мастер-класс йөрәкләрдә онытылмас тәэсир калдырды .Барлык катнашучылар да үз эшләренең нәтиҗәләреннән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International