Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый, бу мәңгелек бәйрәм: буыннан – буынга һәр кеше өчен әни-тормышның иң төп кешесе. 28 нче ноябрьдә Иске Мичән мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Килдебәк клубы, Лесхоз мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе катнашты. Зал кунаклар белән тулы иде. Алып баручылар тамашачыларны сәламләделәр, әниләргә һәм карата җылы сүзләр әйттеләр. Алар залда игелек һәм яхшы кәеф атмосферасы булдыра алдылар. Бер-бер артлы сәхнәгә талантлар чыкты. Концертта катнашучылар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, һәм болар барысы да яраткан әниләренә багышланды. Улларының тизрәк кайтуы турында иң ихлас теләкләр улларын ил сагына җибәргән әниләргә яңгырады һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.